RSS канал
Среда, 24.04.2024, 19:27
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Май » 18 » Үзәк Россия территориясендә салкын һава торышы фаразлана.
Үзәк Россия территориясендә салкын һава торышы фаразлана.
18.05.2020tatar-inform.ru
Үзәк Россия территориясендә салкын һава торышы фаразлана.
Алдагы алты көндә Үзәк Россия территориясендә аномаль салкын һава торышы көтелә. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Россиянең урта һәм төньяк киңлекләре турында сөйләсәк, монда тотрыклы салкынча һава торышы саклана. Ил үзәгендә температура якындагы көннәрдә нормадан 3-4 градуска түбән була», — диде метеоролог.

Вильфанд озакка сузылган салкыннар төньяк-көнбатыштан килгән салкын һава агымына бәйле, дип аңлатты. Җомга, 22 майга кадәр көндезге сәгатьләрдә җылылык 12дән 17 градуска кадәр булачак.

«Һава торышының үзгәрәчәге бөтенләй күренми [бу вакытта]», — диде синоптик.

«Татар-информ» элек Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, якын көннәрдә Татарстанда җылы һава торышы булмаячагын хәбәр иткән иде.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7569 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.